В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче июнь). Казанда 65 яшьлек пенсионер хатын мошенниклар корбаны булган. Ул җинаятьчеләргә ышанып, аларга 450 мең сумга якын акча күчергән.
16 нчы июньдә зыян күрүченең телефонына ят хатын шалтырата һәм үзен банкның куркынычсызлык хезмәте хезмәткәре дип таныштыра. Аферистка мошенниклар хатын-кыз исеменә 100 мең сум күләмендә кредит рәсмиләштерә, акчаларны саклап калу өчен аларны алып, «куркынычсыз счет»ка күчерергә кирәк, дип хәбәр итә. Берникадәр вакыттан соң башка мошенник шалтырата һәм үзен хокук саклау органнары хезмәткәре дип таныштыра. Ул банкның ялган хезмәткәре күрсәтмәләрен үтәргә киңәш итә. Җинаятьчеләргә ышанып, пенсионер хатын счетларында булган акчаны ала һәм аферистларның банк картасы номерына 449 мең сум күчерә.
Хәзерге вакытта «Гагарин» полиция бүлегендә РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсенең 3 нче бүлеге тарафыннан каралган җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.
Мошенниклык очраклары ешаю сәбәпле, Россия Эчке эшләр министрлыгы халыкны игътибарлы булырга чакыра. Телефоныгызга шалтыратып туганнарыгыз турында мәгълүмат җиткерүче билгесез затларга ышанырга ашыкмагыз.
Шулай ук банк картасыннан акча урлау очракларын булдырмас өчен, счетның торышы турында хәбәр итә алган бердәнбер оешма – ул аңа хезмәт күрсәтүче банк икәнен истә тотарга кирәк.
Әгәр карта белән ниндидер операцияләр үткәрелә дигән шик булса, аны блокировкалау турында СМС-хәбәр килсә, кичекмәстән банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Банкның клиент хезмәте телефоны, гадәттә, картаның икенче ягында күрсәтелә. СМС-хәбәрдә күрсәтелгән номерларга шалтыратып, хәбәр юлларга кирәкми, моның өчен өстәмә түләү алынырга мөмкин.