В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
2021 елның декабрь аенда битлек режимын 11,3 меңнән артык кеше бозган.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче гыйнвар). Казан җәмәгать транспортында битлек режимын саклау буенча рейдлар дәвам итә. Алдагы көнне тикшерүчеләр битлексез 645 кешене ачыклаган.
Кисәтүләрдән соң барлык пассажирлар да битлекләрен кигән. Ревизорлар 6 контроль ноктада 455 берәмлек күчмә составны тикшерделәр, дип хәбәр ителә шәһәрнең транспорт сайтында.
2021 елның декабрендә шәхси саклану чараларыннан башка 11 мең 365 пассажир ачыкланган. 130 контроль ноктада ревизорлар тарафыннан 8583 берәмлек җәмәгать транспорты тикшерелгән.