В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хатын-кыз үзенә берничә кредит рәсмиләштергән һәм берничә көн дәвамында җинаятьчеләргә акча күчергән.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче сентябрь). Казанда яшәүче 64 яшьлек хатын-кыз телефон мошенникларының корбаны булды.
Пенсионер хатын «Япеев» полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткән һәм аңа үзен хокук саклау органнары хезмәткәре дип таныштырган чит кеше шалтыратуын сөйләгән. Ул хәбәр иткәнчә, зыян күрүченең счетыннан, ышаныч кәгазеннән файдаланып, акчаларны алырга омтылалар һәм бу проблеманы хәл итү өчен, тиз арада акчаларны «саклана торган» хисапка күчерергә тәкъдим итә. Хатын җинаятьчегә ышанган һәм ризалашкан, шуннан соң аңа банк хезмәткәре булып таныштырган билгесез кыз шалтыраткан. Ул банкка барырга һәм билгеле бер сумманы алырга, шулай ук кредитлар рәсмиләштерергә кирәк, ди.
Банкның ялган хезмәткәре сүзләренә караганда, акчаларны ул әйткән төрле счетларга күчерергә кирәк. Алдакчы пенсионерга берничә көн дәвамында шалтырата һәм шул ук гамәлләрне кабатлавын сорый. Шул рәвешле, зыян күрүчегә 5 миллион сумнан артык матди зыян китерелгән.
Әлеге фактка карата «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, тикшерү алып барыла, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.