Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.09.2025, 11:52

611 Казан кешесе метро станцияләре янындагы мобиль пунктларның беренче эш көнендә гриппка каршы прививка ясаткан

Шәһәрлеләр көн саен 7:30 дан 19:00 га кадәр прививка куйдырта алалар

Казанда гриппка каршы вакцинация пунктларының беренче эш көнендә метро станцияләре янында 611 кешегә прививка ясалган. Прививканы көн саен 7:30 дан 19:00 га кадәр куйдыртырга була (төшке аш 13:00 тән 13:30 га кадәр).

60 яшьтән өлкәнрәкләр шулай ук пневмококк инфекциясенә каршы вакцинация узарга мөмкин. Кичә 60 шәһәр кешесе прививка ясаткан, дип хәбәр иттеләр Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсендә.

Исегезгә төшерәбез, пунктлар «Авиатөзелеш», «Яшьлек», «Кәҗә бистәсе», «Тукай мәйданы», «Җиңү Проспекты» һәм «Имәнлек» станцияләре янында урнашкан. 18 яшьтән башлап теләге булган һәркем прививка ясата ала, үзегез белән паспорт алып килү сорала.

Кискен респиратор вирус инфекциясе билгеләре булганда гражданнарга өйдә калырга, үзегез дәвалау белән шөгыльләнмәскә, табибны өйгә чакырырга киңәш ителә. Респиратор этикет һәм кул гигиенасын сакларга, азык-төлек продуктлары, витаминнар һәм минераль матдәләр белән иммунитетны сакларга кирәк.
Барлык яңалыклар