Килүчеләр профтестирование үтә һәм чит илләрдәге югары уку йортлары турында белә алачаклар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы гыйнвар). 6-8 февральдә "Казан ярминкәсе" КҮ территориясендә "Мәгариф. Карьера" махсус күргәзмәсе узачак. Анда бөтен Россиядән 60 уку йорты катнашачак.
Ярминкәгә килүчеләр һөнәри тест уза, киләчәктә ихтыяҗ булган төрле белем бирү программалары, һөнәрләр, чит илләрдә белем алу мөмкинлекләре турында белә, шулай ук мастер-классларда катнаша алалар.
Ярминкә 6-7 февральдә 10.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр һәм 8 февральдә 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр эшләячәк, керү ирекле, дип хәбәр итә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге.