Коронавирус 20 казанлыда ачыкланган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче сентябрь). Татарстанда COVID-19 авыруының 60 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 3-се читтән кайтучыларда, калганнары – элемтә аша. 24 кеше хастаханәгә озатылган, 36 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында 20 кеше – Казанда, 12 кеше – Чаллыда, 6 кеше – Тукай районында, 4 кеше – Норлат районында, 3 кеше – Әлмәт, Алабуга районнарында, 2-шәр кеше – Актаныш, Лениногорск, Түбән Кама районнарында, берәр кеше – Аксубай, Зәй, Лаеш, Балык Бистәсе, Саба, Чистай районнарында яши.
28-нче сентябрьгә Татарстанда 26 мең 942 COVID-19 авыруы очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 23 мең 163 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 49 кеше – узган тәүлектә.
Республикада 1 млн 80 мең 174 кеше вакцинацияләнгән (үсеш – 2220), шуларның 947 мең 523-се икенче прививканы ясаткан.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлеккә 21 мең 559 яңа авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 7 млн 464 мең 708 авыру очрагы ачыкланган, 6 млн 635 мең 485 кеше тсәламәтләнгән, 205 мең 531 кеше үлгән.