В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Аларны төзү өчен эшкәртелгән материаллар файдаланганнар
Аккош күле пляжында 60 яңа ятак урнаштырдылар, дип хәбәр иттеләр парклар һәм скверлар дирекциясендә.
Урам җиһазларын җитештергәндә эшкәртелгән материаллар һәм металл файдаланганнар, бу экокөн тәртибенә бирелгәнлекне ассызыклый.
Халыктан игътибарлырак булырга сорыйлар, чөнки монтаж эшләре дәвам итә.
Яңа кече архитектура формалары шулай ук Ленин бакчасында һәм «Сосновая роща» паркында да барлыкка килгән.
Исегезгә төшерәбез, якшәмбе көнне, 27 октябрьдә, «УРАМ» экстрим-паркы янында икенчел чимал кабул итүнең мобиль пункты эшләячәк. Акция 10:00 нан 12:00 гә кадәр дәвам итәчәк.
Икенчел чимал кабул итү пункты «Казансу үсеше стратегиясе», «ЭкоТехнологияләр» проектлары һәм парклар һәм скверлар дирекцияләре ярдәмендә ел ахырына кадәр һәр якшәмбе көнне эшләячәк. Сентябрьдә акциягә 375 кеше кушылды. Алар эшкәртүгә 1,8 тонна икенчел чимал тапшырганнар.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Казан башкарма комитетында торак комплексларын төзегәндә экопринципларны үтәүгә багышланган түгәрәк өстәл узды. Чарада катнашучылар җир асты парковкаларында икенчел чимал җыю пунктларын ачарга һәм йортлар территорияләрендә эшкәртелгән чүп-чардан МАФлар урнаштырырга тәкъдим иттеләр.