В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр халкы һәм кунаклары өчен киң күңел ачу программасы планлаштырылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче гыйнвар). Бүген Казан халкы һәм кунаклары тимераякта шуа, спорт ярышларында һәм Яңа ел чараларында катнаша алачак. Татарстан башкаласының паркларында һәм скверларында киң күңел ачу программасы планлаштырылган.
11.00 сәгатьтә «Черек күл» паркында фигуралы шуу буенча ачык мастер-класс башланачак. Дәресне 2019 елгы Универсиаданың бронза призеры Арина Пашина үткәрәчәк.
Урицкий исемендәге паркта 13.00 сәгатьтә барлык теләүчеләр дә кушыла ала торган яңа ел спорт чарасы узачак.
17.00 сәгатьтә бәйрәм чаралары шәһәрнең иҗтимагый киңлекләрендә башлана: «Калейдоскоп», «Сосновая роща» паркларында, Мир урамындагы паркта (Дәрвишләр бистәсе), «Казан» Гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта һәм Казан ипподромы территориясендә.
18.00 сәгатьтә барлык теләүчеләрне Горки-Әмәт урманында узачак «Мджикул» төркеме һәм Тоси Чайкина концертына чакыралар.
Исегезгә төшерәбез, KZN.RU порталында «Казанда Яңа ел – 2020» бүлеге эшли. Биредә бәйрәмнәрдәге мәдәни афиша, «Паркларда кыш» программасы белән танышырга мөмкин. Шулай ук әлеге бүлектә Яңа ел бәйрәмнәрендә җәмәгать транспортының, медицина оешмаларының, хоккей тартмаларының, шугалакларның һәм чаңгы трассаларының эше турында мәгълүмат урнаштырылган.