Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.01.2020, 10:11

6 гыйнвар көнне Казанда: кар бабайлар фестивале, камера хоры чыгышы һәм күчмә музыкаль сәхнә

Исегезгә төшерәбез, KZN.RU порталында «Казанда Яңа ел – 2020» бүлеге эшли.

(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы гыйнвар). Казанда «Паркларда кыш» программасы дәвам итә. Бүген шәһәрлеләр һәм Татарстан башкаласы кунаклары кар бабайларның гаилә фестивалендә катнаша, камера хоры чыгышын тыңлый һәм бәйрәм программасына кушыла ала.

Көн дәвамында «Кыш студиясе» күчмә сәхнәсе ике җәмәгать киңлегендә – 11.00-дә Урицкий исемендәге паркта, ә 16.00 сәгатьтә Горький паркында эшләячәк. Диджейларның дәртле композицияләре ярдәмендә казанлылар бәйрәм атмосферасын тоя алачаклар.

12.00 сәгатьтә Урицкий паркында кар бабайларның гаилә фестивале узачак - катнашучыларга иң зур һәм иң кечкенә кар бабайны ясарга  туры киләчәк. Иң үзенчәлекле эшләрнең авторларына бүләкләр һәм призлар биреләчәк.

13.00 сәгатьтә Фучик урамындагы бульварда Яңа елга багышланган спорт чарасы узачак, аңа теләге булган һәркем кушыла ала.

16.00 сәгатьтә Горький паркында камера хоры чыгыш ясаячак, ә «Сосновая роща» паркында бәйрәм программасы башланачак.

17.00 сәгатьтә бәйрәм чаралары «Крылья Советов», «Калейдоскоп» паркларында, Мир урамындагы паркта һәм «Казан» гаилә үзәге янында башланачак.

Исегезгә төшерәбез, KZN.RU порталында «Казанда Яңа ел – 2020» бүлеге эшли. Биредә бәйрәмнәрдәге мәдәни афиша, «Паркларда кыш» программасы белән танышырга мөмкин. Шулай ук әлеге бүлектә Яңа ел бәйрәмнәрендә җәмәгать транспортының, медицина оешмаларының, хоккей тартмаларының, шугалакларның һәм чаңгы трассаларының эше турында мәгълүмат урнаштырылган.
Барлык яңалыклар