В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләре 15-нче сентябрьдән 29-нчы декабрьгә кадәр уздырылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче октябрь). Иртәгә, 6-нчы октябрьдә, Казанда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. 6.00 сәгатьтән 12.00-14.00 сәгатькә кадәр шәһәрнең барлык районнарында да 15 мәйданчык эшләячәк.
· Авиатөзелеш районы
o Беломорская һәм Гудованцев урамы киселеше;
o Ленинград ур., 27.
· Вахитов районы
o К.Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселеше
· Киров районы
o Батыршин ур., 20;
o Краснококшайск ур., 150/2;
o Ильич ур., 1 корп.1;
· Мәскәү районы
o Мәскәү базары мәйданчыгы.
· Яңа Савин районы
o Академик Лаврентьев ур., 10;
o Ямашев пр., 71а.
· Идел буе районы
o Җиңү проспекты, 50а;
o Ю.Фучик ур., 72.
· Совет районы
o Аграр ур., 2, “Казань” агросәнәгать паркы” ААҖ;
o Липатов ур., 7;
o Ю.Фучик һәм Ломжа урамнары киселеше;
o Зәкиев ур., 12.
Искәртеп үтәбез, авыл хуҗалыгы ярминкәләре 15-нче сентябрьдән 29-нчы декабрьгә кадәр уздырылачак.