В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Лауреатларны декабрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә игълан итәчәкләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче октябрь). 6-нчы октябрьдә Казанның Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексында театр коллективларының Ш.Закиров исемендәге XIX төбәкара «Идел-йорт» конкурсының өченче йомгаклау турын ачу тантанасы була.
Конкурсның республиканың муниципаль районнарында һәм Россия төбәкләрендә узган беренче турында 250 театр коллективыннан ике меңнән артык кеше катнашты. Икенче сайлап алу туры 40-тан артык коллективны колачлады.
Ачылу тантанасы Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексында 13.30 сәгатьтә булачак (Копылов ур., 2а). Керү барлык теләүчеләр өчен чакыру билеты буенча бушлай. Аны түбәндәге телефон аша алырга була: +79178560206.
«Идел-йорт» бәйгесенең йомгаклау туры 15-нче октябрьгә кадәр дәвам итәчәк, лауреатлар 9-нчы декабрьдә Г.Камал исемндәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә игълан ителәчәк. Конкурс Гран-при иясенең спектакле куелышы белән тәмамланачак, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.