В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тизлеге секундына 20 метрга кадәр җитәчәк көчле җил һәм яңгыр көтелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче ноябрь). 6-нчы ноябрьдә Казанда болытлы һава торышы көтелә, вакыты белән кыска вакытлы яңгыр явачак. Җил көньяк-көнбатыштан талгын, урыны белән, көчәйгәндә, тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һава температурасы 4-6 градус, көндез 9-11 градус җылы булачак.
Вакыты белән республиканың башка районнарында да яңгыр көтелә. Көньяк-көнбатыштан талгын җил, урыны белән, көчәйгәндә, тизлеге 15-20 метрга кадәр җитәчәк, төнлә һава температурасы +2-дән +7 градуска кадәр, көндез +7-дән +12 градуска кадәр булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә – тирә мохитне күзәтү идарәсе.