В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу планлы ремонт эшләре белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче ноябрь). 6-нчы ноябрьдә Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарында урнашкан кайбер йортларда электр энергиясе вакытлыча өзеләчәк.
8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Вахитов районында түбәндәге адреслар буенча ут булмаячак: Париж Коммунасы ур., 12, 18.
Идел буе районындагы шәхси секторның түбәндәге урамнары 8.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр утсыз калачак: 2 нче Отар, 3 нче Отар, Гагарин, Центральная, Үзәк Отар.
Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә «Сетевая компания» ачык акционерлык җәмгыяте.