Бу Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү белән бәйле
Фото: Денис Гордийко
Быел бәйрәм шимбәгә туры килде. Шуңа күрә ял көне 6 нчы ноябрьгә күчерелә. Шәһәр Башкарма комитеты карары нигезендә, бу көнне муниципаль парковкалар түләүсез эшләячәк.
М.Вахитов урамындагы «тоткарлаучы» паркинг һәм «Авиатөзелеш» метро станциясе янындагы җир асты парковкасы гадәти режимда эшләячәк, дип хәбәр итә ТР башкаласының Транспорт комитеты.
Исегезгә төшерәбез, 2022 елда Казанда муниципаль парковкалардан файдаланучылар саны 100,5 мең автомобильчегә артты. Узган елдан башлап алар шимбә һәм якшәмбе көннәрендә, шулай ук бәйрәм көннәрендә бушлай эшлиләр. Эш көннәрендә түләү 8:00 дән 19:00 гә кадәр алына.