В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр халкы Татарстан Республикасы Конституциясе көнен билгеләп үтәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче ноябрь). Иртәгә, 6-нчы ноябрьдә, Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан, казанлыларга өстәмә ял көне биреләчәк.
Бүген эш көне бер сәгатькә кыскара. Ноябрь аенда шәһәрлеләр 5 көнлек эш атнасы исәбеннән, барлыгы 11 көн ял итәчәк, дип хәбәр ителә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының җитештерү календаренда.