Халыкка ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР Хезмәт министрлыгы һәм ТР Иҗтимагый палатасы вәкилләре консультация бирәчәк.
Фото: Денис Гордийко
Консультацияләрне ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре, ТР Иҗтимагый палатасының сәламәтлек саклау һәм экология комиссиясе әгъзалары үткәрәчәк.
Кайнар линиягә 10:00 дән 12:00 гә кадәр +7(800)350-44-72 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин булачак. Шулай ук сораулар интернет кабул итү бүлмәсе аша түбәндәге сылтама буенча 6 нчы майның 12:00 сәгатенә кадәр кабул ителә, дип хәбәр итә ТР Иҗтимагый палатасы матбугат хезмәте.