Казанда ифтар мәҗлесләре шәһәрнең 40 мәчетендә үткәреләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы апрель). 6-нчы май көнне мөселманнарның изге Рамазан ае башлана, ул 29 көн дәвам итәчәк. Казанда ифтар мәҗлесләре – авыз ачу чаралары – шәһәрнең 40 мәчетендә үткәреләчәк. Ифтар чараларына теләге булган һәр кеше дә килә ала.
Мәчетләрнең туры исемлеге белән сылтама буенча танышып була. Моннан кала, мәчетләрдә ифтар мәҗлесләрен һәр кеше дә уздыра ала, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда Ураза гаете 4-нче июнь көнне билгеләп үтеләчәк.