Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.05.2019, 09:12

6 май: Казан Җиңү көнен бәйрәм итә

Программада - митинглар, концертлар, күргәзмәләр һәм мастер-класслар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы май). Бүген Казанда, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, мәдәният йортларында концертлар, документаль фильм карау һәм митинглар оештырылды.

Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган якташлар монументына чәчәкләр салу планлаштырылган бәйрәм митингы Урицкий исемендәге паркта узачак. Митинг 11.30 сәгатьтә башлана.

10.00 сәгатьтән шәһәр китапханәләрендә тематик күргәзмәләр оештырылачак. Шулай итеп, «Җиңү Байрагы» китап күргәзмәсе Залесная ур., 2 адресы буенча урнашкан 2-нче номерлы китапханә-филиалда ачыла. Анда шәһәр халкына китаплар, мемуарлар күрсәтеләчәк, сугыш турында заманча документаль һәм сәнгать прозасы белән таныштырачаклар. Мондый күргәзмәләр түбәндәге адреслар буенча урнашкан китапханәләрдә ачылачак: Халтурин ур., 11/10, Баруди ур., 25а, Фирганә ур., 3 һәм Ибраһимов пр., 2.

Бәйрәм итү «Московский» мәдәни үзәгендә дәвам итәчәк - 12.30 сәгатьтә биредә бәйрәм концерты булачак.

«Узган елларның изге истәлеге» исеме астындагы тагын бер концерт «Полимер» мәдәният сараенда узачак, ул 13.00 сәгатьтә башлана.

14.00 сәгатьтә 10-нчы балалар музыка мәктәбендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган укучылар эшләре күргәзмәсе ачыла.

«Московский» мәдәни үзәгендә казанлылар сугыш турында документаль фильм карый алачак.

Шулай ук бу көнне казанлылар «Ветеран» халык хоры чыгышын да күрә алачак. Хор башкаруындагы «Җиңү язы» концерты Тимерьюлчылар мәдәният йортында узачак, ул 14.00 сәгатьтә башлана.

6-нчы һәм 7-нче сыйныф укучылары өчен «9-нчы Май – безнең горурлыгыбыз, бөеклегебез, батырлыгыбыз һәм кыюлыгыбыз көне» дигән тематик сыйныф сәгатьләре оештырылачак. Балалар өчен Бөек Ватан сугышы материаллары белән таныштыра торган лекция-әңгәмә узачак, ул укучыларда патриотик аң, Ватанга тугрылык, тарихи үткәнне аңлау һәм төшенүне үстерүгә багышланган. Чарада Дмитрий Хворостовский башкаруында сугыш чоры җырлары (видеоязма) яңгыраячак. Сыйныф сәгате 2-нче номерлы балалар музыка мәктәбендә узачак, ул 16.50 сәгатьтә башлана.

Барлык яңалыклар