В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Электр уты берничә сәгатькә генә бетеп торачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче март). 6-нчы мартта Казанның Идел буе районындагы кайбер йортларда вакытлыча электр утын өзәчәкләр.
8.30 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр түбәндәге урамнар буенча урнашкан йортларда ут булмаячак: Авангард, Авангард тыкрыгы, Аркылы Сорово, Сабит, Сормово, Төмән һәм Школьная тыкрыгы.
Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә «Сетевая компания» ачык акционерлык җәмгыяте.