Татарстан башкаласын ике хәрби оркестр тәкъдим итәчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче март). 6 нчы мартта Сәетгалиев исемендәге мәдәният сараенда Россия Федерациясе Кораллы Көчләренең хәрби оркестрлары смотр-конкурсының беренче туры узачак. Катнашучылар жюри әгъзаларына концерт программасы, хезмәт-строй репертуары һәм плац-концерт тәкъдим итәчәк.
Конкурста Татарстан Республикасы башкаласын Казан Кызыл байраклы Жуков Ордены югары танк командирлар училищесы һәм Казан суворов хәрби училищесы оркестрлары тәкъдим итәчәк.
Экспертлар комиссиясенә Россия Кораллы көчләренең Хәрби-оркестр хезмәте башлыгы – баш хәрби дирижер, Россиянең атказанган артисты, генерал-майор Тимофей Маякин, РФ Оборона министрлыгының Үзәк хәрби оркестры башлыгы, Россиянең атказанган артисты, полковник Сергей Дурыгин һәм Үзәк хәрби округ штабының Хәрби-оркестр хезмәте башлыгы полковник Сергей Алеев керде. Алар оркестрларның профессиональ әзерлеген, музыка кораллары белән строй техникасын башкаруны, тышкы кыяфәтне, репертуарны сайлауны бәяләячәкләр.
Смотр-конкурс 14:00 дә башлана, керү ирекле, дип хәбәр итә Казан башкарма комитетының Мәдәният идарәсе матбугат хезмәте.
Комиссия тарафыннан беренче тур нәтиҗәләре буенча сайлап алынган Россиянең иң яхшы хәрби оркестрлары бәйгенең киләсе этабында катнашачак, ул Мәскәүдә 2024 елда узачак.
Оештыручы булып Россия Федерациясе Оборона министрлыгының хәрби-оркестр хезмәте тора.