В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чарага (843) 236-61-64 телефоны аша язылырга мөмкин.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче май). 6-нчы июньдә Казанда Психологик ярдәм көне узачак.
Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратында өлкәннәр һәм балалар үзләрен борчыган темаларга профессиональ психологлар белән конфиденциаль рәвештә аралаша алачаклар. Аларга балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне, яшьтәшләре белән мөнәсәбәтләрне, яшүсмерләр арасындагы бәхәсле хәлләрне, башка «балалар» мәсьәләләрен һәм психологик пландагы проблемаларны хәл итәргә ярдәм итәчәкләр. Теләүчеләргә профессиональ консультация һәм тәкъдимнәр биреләчәк.
Чара түбәндәге адрес буенча узачак: Карл Маркс ур., 61. Консультация үтәргә һәм Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратында ярдәм алырга теләүчеләргә чарага алдан телефон аша язылырга кушалар: (843) 236-61-64.