Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.06.2018, 13:13

6 июньдә китап яратучыларны Лядов бакчасында “Китап-фест” юбилей фестивалендә көтәләр

Традицион бәйрәм кунакларын Пушкиниана, Әдәби диктант, югары җәмгыять баллары, Җәйге уку бүлмәсе һәм китаплар белән алмашу көтә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче июнь). Бишенче шәһәр китап фестивале “Китап-фест-2018” Казанда А.С.Пушкин туган көнне, 6 июньдә, Лядов бакчасы территориясендә үтәчәк. Шәһәрлеләр һәм кунаклар өчен бай мәдәни-агарту программасы әзерләнгән.

“Пушкиниана” уникаль китаплары белән бакчаның төп аллеясын ача. Поэзия һәм проза яратучылар өчен Казан шагыйрьләре һәм язучылары чыгыш ясаячак, классик әсәрләр яңгыраячак. Фестивальнең төп мәйданчыгында язучы Гүзәл Яхина белән очрашу узачак. Искәртергә кирәк, шул ук көнне Казан Ратушасында Гүзәл Яхина “Дети мои” исемле үзенең яңа романын тәкъдим итә.

“Китап-фестта” шәһәрлеләрне тарихи миниатюралар көтә – шәһәр утарларын, XIX гасырның өстәл һәм хәрәкәтле уеннарын, югары җәмгыять балларын реконструкцияләү.

Иң кечкенә кунаклар өчен “Филлиппок” балалар мәйданчыгы әзерләнгән. Анда балаларны әдәби квест-уеннар һәм бәйгеләр, Л.Н.Толстой әсәрләре буенча викториналар, рольләргә бүленеп уку көтә.

Фестиваль кысаларында Л.Н.Толстой әсәрләре буенча Әдәби диктант оештырыла.

Җәйге уку бүлмәсендә Л.Н.Толстой иҗатына багышланган күргәзмә-экспозиция, шулай ук яңа китаплар белән танышырга мөмкин булачак. Ошаган китапны күргәзмәдән алып булачак. Әдәби бәйрәм дәвамында буккроссинг узачак.

Фестивальгә керү бушлай. Чара 11.00 сәгатькә планлаштырылган.

Тагын бер тематик гаилә фестивале “Пушкин белән янәшә-2018” шул ук көнне Аксенов ис.скверда узачак. Бу елның темасы “Хатлар һәм язмалар” (“Письма и письмена”).

Барлык яңалыклар