В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Уен “Казан Арена” стадионында узачак һәм 21.00 сәгатьтә башлана.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче июль). Футбол буенча дөнья чемпионатында чирек финалга чыккан командалар билгеле булды. Алар Казанда 6 июльдә уйнаячак. Бу Татарстан башкаласында узырга тиешле алты уенның соңгысы була.
Кичә 1/8 финал матчында Бразилия җыелма командасы 2:0 хисабы белән Мексика җыелмасын җиңде. Кичә узган икенче уенда Бельгия уенчылары Япония командасын 3:2 хисабы белән җиңделәр.
Шулай итеп, “Казан Арена” стадионында Бразилия һәм Бельгия җыелмалары очрашачак. Уен 21.00 сәгатьтә башлана.
Моннан кала, 1/4 финалда 6 июльдә Уругвай командасы Франция җыелмасы белән очраша, ә 7 июльдә Россия Хорватия белән көч сынаша. Чирек финалда уйнаячак соңгы командалао бүген билгеле булачак – 17.00 сәгатьтә Швеция һәм Швейцария уйный, 21.00 сәгатьтә – Колумбия һәм Англия.