В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Һава температурасы көндез 9-11 градус салкын булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче февраль). Иртәгә, 6 февральдә, Казанда аязучан болытлы һава көтелә, бераз кар явачак. Көнчыгыштан, коньяк-көнчыгыштан талгын җил. Юлларда бозлавык саклана, урыны белән кар көртләре.
Төнлә һава температурасы минус 13-15 градус, аязганда - минус 18 градуска кадәр, көндез – 9-11 градус салкын булачак.
Төнлә республикада кар көтелә, урыны белән буран, көндез урыны белән кар явачак, кайбер районнарда томан булырга мөмкин. Төнлә һава температурасы минус 11-16 градуска кадәр, аязганда - 21 градуска кадәр, көндез - 7-12 градуска кадәр түбән булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.