В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юлларда бозлавык саклана.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче февраль). 6-нчы февральдә Казанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә бераз кар явачак. Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Һава температурасы бүген төнлә 9-11 градус салкын булачак, аязган вакытта минус 15 градуска кадәр, 6-нчы февральдә көндез – минус 7-9 градус. Юлларда бозлавык саклана.
Тулаем республика буенча шулай ук аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән бераз кар явачак, төнлә һәм иртән аерым районнарда буран булырга мөмкин. Төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә һава температурасы минус 7-12 градустан булачак, аязган вакытта -17 градуска кадәр җитәчәк, көндезге сәгатьләрдә – минус 5-10 градус, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.