Бу суүткәргечтә планлы төзекләндерү эшләре белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче декабрь). 6 декабрьдә Казанның Киров районында су булмаячак. Бу суүткәргечтә планлы төзекләндерү эшләре белән бәйле.
6 декабрь 9.00 сәгатьтән 7 декабрь 6.00 декабрьгә кадәр түбәндәге адреслар буенча ут булмаячак: М.Вахитов ур., 6, 8, 10, 10/1, Декабристлар ур., 1, 1 корп.1, 2; Красносельская ур., 20, Проточная ур., 10, Сөләйманова ур., Гривка ур., Дренажная ур., Берьяклы Гривка тыкрыгы, Берьяклы Гривка ур., Аркылы Гривка ур. һәм Красносельская һәм Яруллин урамнарындагы шәхси йортларда.
Су тутырылган автоцистерналар кабул ителгән гаризалар буенча урнаштырылачак.
“Водоканал” МУП тудырылган уңайсызлыклар өчен гафу үтенә һәм кирәкле су запасларын алдан кайгыртырга киңәш итә.