Тамашачылар «PoRuSke» акустик триосы, «Ruden Jazz Band» квартеты һәм Сергей Пономаревның кыллы квартеты белән уникаль микс ишетәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче август). 6-нчы августта «Эрмитаж-Казан» үзәгендә Ольга Скепнер – «JAZZ Кремльдә Ольга Скепнер белән» фестивале авторы чыгыш ясаячак.
Тамашачылар «PoRuSke» акустик триосы, «Ruden Jazz Band» квартеты һәм Сергей Пономаревның кыллы квартеты белән уникаль микс ишетәчәк.
Концертның беренче өлеше композитор һәм пианист Андрей Руденконың «Taste of vinegar» дигән яңа саунд-эшенә багышлана.
Джаз концерты 19.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә фестивальнең матбугат хезмәте.