Белгечләр буягыч ярдәмендә җылылык чыганаклары чыгу урыннарын ачыклаячак.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче апрель). 6-нчы апрель көнне Казанның Яңа Савин районында коммуналь хезмәтләр белгечләре җылылык чыганаклары чыгу урыннарын ачыклаячак. Моның өчен алар яшел төстәге «Уранин-А» буягычын «Азино» котельныеннан магистраль җылылык үткәргечләре челтәрендәге суга өстәячәк.
Краннан, шул исәптән кайнар су белән тәэмин итү краннарынан яшел су килгән очракта, казанлылардан «Татэнерго» АҖ филиалы – «Казан җылылык челтәрләре» компаниясе диспетчерлык хезмәтенә түбәндәге телефон буенча мөрәҗәгать итүләрен сорыйлар: +7(843)291-87-95 (күпканаллы).
«Уранин-А» буягычы кеше һәм әйләнә-тирә мохит сәламәтлеге өчен зарарсыз. Ул җылылык белән тәэмин итү системаларында кулланылышка кертелгән һәм Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте тарафыннан читкә китү индикаторы сыйфатында рөхсәт ителгән, дип билгелиләр Казан Башкарма комитетының Торак-коммуналь хуҗалык комитетында.