Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.04.2023, 11:14

6 нчы апрельдә Казанның шәһәр читендәге лагерьларына юлламалар сату башлана

Җәйге сәламәтләндерү кампаниясе чорында 15 меңнән артык укучы өчен 85 профильле смена оештырыла.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче апрель, Татьяна Марюхова). 6 нчы апрельдә Казанның шәһәр читендәге лагерьларына юлламалар сату башлана. Җәйге сәламәтләндерү кампаниясе чорында 15 меңнән артык укучы өчен 85 профильле смена оештырыла. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә ТР башкаласы Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина сөйләде.

Аның сүзләренчә, балаларның җәйге ялын оештыру өчен 12 муниципаль лагерь әзерләнә. Иң массакүләм спорт-сәламәтләндерү юнәлешендә Казанның спорт мәктәпләреннән һәм башка учреждениеләреннән 6 мең тәрбияләнүче көтелә. Юлламаларны индивидуаль сатып алырга ниятләгән ата-аналар өчен бер ай элек «Ял» шәһәр үзәге сайтында баланы җәй көне җибәрергә мөмкин булган барлык лагерьлар һәм сменалар турында мәгълүмат урнаштырылган.

ТР башкаласы Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе быел кешбэк программасы каралмавын, әмма юлламаларның бәясе арзан булуын билгеләп үтте – ата-аналар баланың лагерьда 18 көн ялы өчен 9-13 мең сум түли. Калган өлеше республика бюджетыннан финанслана. Казан предприятиеләре һәм оешмалары лагерьларында юлламалар бәясе бер сменага 12 мең 600-40 мең сум тәшкил итәчәк.

Субсидияләнгән путевка алу хокукыннан Татарстан башкаласы территориясендә теркәлгән яки шәһәрнең мәгариф учреждениеләрендә белем алучы балалар файдалана ала.

А.Заһидуллина шулай ук авыр тормыш хәлендә булган балалар өчен бушлай юлламалар калуын искәртте. «Ял» үзәге лагерьларында махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына юлламалар квота кысаларында беренче чиратта биреләчәк. Бронь ясау өчен ата-аналарга үзәккә 15 нче майга кадәр мөрәҗәгать итәргә кирәк», - диде ул.

Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров шәһәр районнары администрацияләренә һәм Социаль сәясәт идарәсенә мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә игътибарлы булырга кушты. «Аларның мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм күрсәтергә кирәк. Әгәр дә пропискада яки шәһәр мәктәбендә укуда ниндидер туры килмәүләр булса – без билгеле бер карар кабул итәргә тиеш», – диде ул.

«Ял» үзәге лагерьларына юлламалар сату сайтта 6 нчы апрельдә 13:00 сәгатьтә ачыла. Быел түләү бары тик онлайн режимда гына башкарылачак. Докладчы мондый форматның иң ачык булуын аңлатты: кем һәм нинди вакытта сатып алуын күрәбез, шул ук вакытта хезмәткәрләрнең программага үзгәрешләр кертү мөмкинлеге юк.

«Без сатып алынган юлламаларны яңадан сату мөмкин түгеллеген гарантиялибез, чөнки юллама бланкына баланың түләү документларында күрсәтелгән мәгълүматлары күчерелә. Шуңа күрә өченче зат әлеге юлламадан файдалана алмый. Сатып алу гади – моның өчен сайтка керергә, смена һәм лагерьны сайларга кирәк», - дип аңлатты Казан Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе.

Рөстәм Гафаров искәрткәнчә, узган ел мондый чараны кертүдән канәгать булмаганнар, әмма бу һәркем өчен ачык форма. «Ата-аналарның алдан, онлайн режимда, лагерьларда планлаштырылган программа, юллама шартлары һәм бәяләре белән танышу мөмкинлеге бар», – дип ассызыклады ул.

Әгәр баланың ялы өчен муниципаль лагерь сайланса, барлык мәгълүматлар тутырылганнан соң, юлламаны шунда ук түләргә кирәк. Әмма ата-аналар баланы коммерция лагерена җибәрергә ниятләсәләр, сайтта гариза калдырырга кирәк, ә юллама өчен сатулар башланган көнне түләргә мөмкин булачак – бу хакта өстәмә хәбәр итәчәкләр.

Алия Заһидуллина сөйләвенчә, 31 нче мартта Татарстан Милли китапханәсендә 200 дән артык ата-ана катнашкан шәһәр җыелышы узган. Тыңлаучыларны лагерьларның инфраструктурасы, программаларның күптөрлелеге, балаларны балалар лагеренда ял итәргә әзерләүнең психологик аспектлары, шулай ук педагогик состав белән таныштырганнар.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 03.04.2023
Видеорепортаж
03.04.2023 11:06
Казанда 6 нчы апрельдә «Ял» үзәгенең шәһәр читендәге балалар лагерьларына юлламалар сатыла башлаячак
Барлык яңалыклар