В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Гамәлдәге җәдвәл белән аерма ике минуттан алып егерме минутка кадәр тәшкил итәчәк.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче март). 6-нчы апрель көнне Казан шәһәр яны поездларының җәдвәле үзгәрәчәк. Бу Кукмара-Коинсар арасындагы ремонт эшләре белән бәйле.
Гамәлдәге җәдвәл белән аерма ике минуттан алып егерме минутка кадәр тәшкил итәчәк. Бу көнне үзгәргән график буенча түбәндәге шәһәр яны поездлары йөриячәк: 6421-нче номерлы Сосновка – Казан, 6422-нче номерлы Казан – Сосновка, 6423-нче номерлы Кизнер – Казан, 6424-нче номерлы Казан – Сосновка, 6923-нче номерлы Кизнер – Казан, 6924-нче номерлы Казан – Кизнер поездлары.
Моннан тыш, 6-нчы апрельдә 6420-нче номерлы Казан – Кукмара шәһәр яны поезды Арча станциясенә кадәр генә хәрәкәт итәчәк.
Кукмара – Арча участогында 6425-нче номерлы Кукмара – Казан поезды да гамәлдән чыгарылачак, ул Арча – Казан маршруты буенча хәрәкәт итәчәк.
6427-нче номерлы Сосновка – Казан шәһәр яны поезды гамәлдәге расписание буенча хәрәкәт итәчәк: Сосновка станциясеннән 13.45 сәгатьтә китеп, Казан станциясенә 17.25 сәгатьтә килеп җитәчәк.
Шәһәр яны поездлары җәдвәле турында тулырак мәгълүматны тәүлек буе +7(937)625-04-33 телефон номеры аша һәм сайтта алырга мөмкин, дип хәбәр итә «Содружество» АҖ матбугат хезмәте.