Шәһәр урамнарыннан 7190 тонна кар чыгарылган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 24 нче гыйнвар). Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 7190 тонна кар чыгарылган. Кар эретү пунктларына 4450 тонна кар җибәрелгән, тагын 2740 тонна – коры чүплекләргә, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында.
Җыештыруда 581 юл эшчесе һәм 407 берәмлек техника, шул исәптән 26 катнаш юл машинасы, 42 трактор щеткасы, 12 кар төягеч, 22 грейдер, 129 үзбушаткыч, 152 төягеч катнашты.
Кышкы сезон башыннан Казан урамнарыннан барлыгы 603 мең тонна кар чыгарылган. Шуның 392 мең тоннасын – кар эретү пунктларына, 211 мең тоннасын коры чүплеккә озатканнар.
Исегезгә төшерәбез, шәһәр халкы юлларны чистарту буенча мөрәҗәгатьләрне «Ачык Казан» системасы аша, 063 телефоны буенча, Башкарма комитетның Telegramдагы «Минем Казаным» чат-боты ярдәмендә калдыра ала.
Ишегалларында кар чистарту өчен идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре җаваплы. Йорт яны территориясен җыештыру сыйфаты гамәлдәге нормативларга туры килмәсә яки ниндидер сәбәпләр аркасында торак милекчеләрен канәгатьләндермәсә, алар идарәче оешмага мөрәҗәгать итә, «Ачык Казан»да гариза калдыра яки Дәүләт торак инспекциясенә шикаять бирә ала.