В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышларда катнашучыларга 5, 25 һәм 50 км дистанцияләрне үтәргә туры киләчәк.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 9 нчы март). Юдино поселогында 56 нчы Казан чаңгы марафоны узачак. 500 дән артык спортчы стартка чыгачак һәм 5, 25 һәм 50 км дистанцияләрне узачак.
Ярышларда эстафетада олимпия чемпионы, эстафетада Олимпия уеннарының көмеш призеры Алексей Червотник, эстафетада 2021 елгы дөнья чемпионатының көмеш призеры Яна Кирпиченко, эстафетада Россия чемпионы Анна Грухвина, юниорлар арасында ике тапкыр дөнья чемпионы Наталья Бабчина (Жукова) һәм башкалар катнашачак.
Ярышлар 11 нче мартта «Локомотив» стадионында узачак, башлану вакыты – 10:30 да. Марафонда катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Физкультура һәм спорт комитеты.