Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.03.2021, 11:14

Казанның 557 күп балалы гаиләсе 2020 елда бушлай җир кишәрлекләрен сайлаган

Агымдагы елда күп балалы гаиләләргә, кытлыкны киметү өчен, Лаеш һәм Биектау районнарында 847 җир кишәрлеге бирү планлаштырыла.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче март, Алина Бережная). 2020 елда Казанның 557 күп балалы гаиләсе торак төзү өчен бушлай җир участокларын сайлаган, тагын 347 гаилә моны 2021 елның беренче кварталында эшли алачак. Бүгенге көндә гомуми дефицит 1175 га мәйданлы 7343 җир кишәрлеге тәшкил итә. Әлеге проблеманы хәл итү өчен, аерым алганда, Биектау районында 963 гектар мәйданлы яңа федераль территория эшләү планлаштырыла. Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр Башкарма комитетының эшлекле дүшәмбесендә билгеләп үткәнчә, муниципаль районнар белән берлектә, күп балалы гаиләләр өчен җир участоклары эзләү һәм формалаштыру эше башкарылачак.

Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, федераль дәрәҗәдә күп балалы гаиләләргә кирәкле инфраструктура белән бүлеп бирелә торган җир участокларын тәэмин итү программасы әлегә юк. «Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләне берничә тапкыр федераль дәрәҗәдә күтәрде. Без, мөмкин булганча, әлеге мәсьәләне республика һәм шәһәр программаларына кертәбез, күп дигәндә, юллар төзи һәм электр челтәрләре белән тәэмин итә алабыз, анда да бөтен җирдә түгел. Һәрхәлдә, бу бернәрсә хәл итмәүгә караганда яхшырак», – дип ассызыклады Илсур Метшин.

Бушлай җир кишәрлекләре 2011 елдан күп балалы гаиләләргә бирелә. Казанда яшәүчеләр Татарстанның Биектау, Лаеш районнары территорияләрендә, шулай ук Константиновка һәм Казанның Зур Дәрвишләр поселокларында җир ала ала.

Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Ренат Галәветдинов 2020 елда җир кишәрлеген сайлауга 1015 күп балалы гаилә чакырылуы турында сөйләде. Шуларның 557-се үз сайлау эшләрен башкарган. 206 гаилә тәкъдим ителгән җир кишәрлекләрен сайлаудан баш тарткан, ә 252 гаилә комиссиягә килмәгән.

Бүгенге көндә гомуми дефицит 1175 га мәйданлы 7343 җир кишәрлеген тәшкил итә. Аны киметү өчен быел күп балалы гаиләләргә ТР Лаеш һәм Биектау районнары территорияләрендә 847 җир кишәрлеге бирү планлаштырыла.

Биектау районында 963 гектар мәйданда республика белән уртак яңа федераль территория эшләү планлаштырыла. «Әлеге территориянең барлык характеристикаларын өйрәнү буенча чаралар күрелә, шуннан соң территорияне планлаштыру һәм ызанлау проектларын эшләү һәм кадастр исәбенә кую мөмкин булачак», – дип сөйләде Ренат Галәветдинов. Быел, шулай ук, Татарстан Республикасының Лаеш һәм Биектау районнары территорияләрендә элек күп балалы гаиләләргә бирелгән җир кишәрлекләрен «тыгызлау» эшләрен төгәлләү планлаштырыла, бу шәхси торак төзелеше өчен якынча 272 өстәмә җир кишәрлеге формалаштыру мөмкинлеге бирәчәк.

Исегезгә төшерәбез, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты сайтында шәһәрнең күп балалы гаиләләренә бушлай бирү өчен билгеләнгән территорияләрнең карталары урнаштырылган. Сайланган һәм вакантлы участоклар белән онлайн-режимда танышырга була. Шулай ук сайтта мөрәҗәгать итүчеләрнең гомуми реестрын, чираттагы комиссиягә чакырылучыларның исемлекләрен һәм еш бирелә торган сорауларга җавапларны табарга мөмкин.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 01.03.20021
Видеорепортаж
01.03.2021 10:33
2020 елда Казан бюджетына муниципаль милекне арендага бирүдән һәм сатудан 1,7 млрд сум салым булмаган табыш кергән
Барлык яңалыклар