В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
31 инфекцияле кеше Казанда яши.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче август). Татарстанда 54 яңа СОVID-19 авыруы теркәлгән, шуларның икесе читтән кайтарылган, калганнары –контактлы. 14 кеше хастаханәгә озатылган, 40-ы өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында 31 кеше Казанда яши, 11 кеше – Яр Чаллыдан, 3 кеше – Түбән Кама районыннан, 2 кеше – Лениногорск районыннан, берәр кеше – Биектау, Алабуга, Яшел Үзән, Минзәлә, Тукай, Теләче һәм Ютазы районнарыннан.
7-нче августка Татарстанда 24 мең 287 СОVID-19 очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 21 мең 542 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 29 кеше соңгы тәүлектә. Республикада барлыгы 873 мең 509 кеше вакцинацияләнгән (тәүлеккә үсеш – 10 мең 234 кеше), шуларның 674 мең 427-се икенче прививканы алган, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә коронавирус белән авыруның 22 мең 320 яңа очрагы теркәлгән, барлыгы илдә 6 млн 424 мең 884 кеше авырган, 5 млн 739 мең 838 кеше сәламәтләнгән, 164 мең 94 кеше үлгән.