Язгы чакырылыш кампаниясендә 3400-дән артык кеше хәрби хезмәткә озатылырга тиеш.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче апрель, Алена Мирошниченко). Татарстан республикасыннан һәм аның башкаласыннан 18 яшьтән алып 27 яшькәчә булган 18 мең Россия гражданы язгы хәрби хезмәткә чакырылырга тиеш. Шулардан 3400-дән артык кеше озатылырга тиеш, аларның күбесе – 53% коры җир гаскәрләренә җибәреләчәк. Татарстан Республикасында 2019 елның апрель-июль айларында гражданнарны хәрби хезмәткә чакыруга әзерлек һәм аны тормышка ашыру турында республика Министрлар кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин сөйләде.
Спикер билгеләп үткәнчә, чакырылыш кампаниясенең ачык чагылдырылган үзенчәлекләре юк. Хезмәт, элеккегечә, 1 ел дәвам итәчәк, ә урта һөнәри белемгә ия булучылар өчен сайлау мөмкинлеге каралган: чакырылыш буенча 1 ел яки контракт буенча 2-3 ел хезмәт итү. Яңалык буларак мәктәптә уку чорында 18 яшь тулган гражданнар өчен хезмәт итүне кичектерү мөмкинлеге тора. Алар бакалавриат, специалитет программалары буенча укыганнан соң, урта һөнәри белем алганнан соң, шулай ук магистратураны тәмамлаганнан соң хезмәт итә алачак. Элек бу мәктәпне тәмамлаганнан соң 18 яше тулучылар өчен генә каралган иде. Армиягә чакырылучыларны җыю пунктыннан озату 22-нче апрельдә башланачак.
С.Погодин сөйләгәнчә, бүлү түбәндәге тәртиптә башкарылачак: коры җир гаскәрләренә биремнән хәрби хезмәткә чакырылучыларның 53% , Һава-космик көчләргә – 9%, хәрби-диңгез флотына, стратегик әһәмияттәге ракета гаскәрләренә һәм һава-десант гаскәрләренә һәм махсус билгеләнештәге бүлекләргә – 8%, Миллигвардия гаскәрләренә – 6%, Оборона министрлыгының баш идарәсенә 2% һәм башка бүлекчәләргә – 6% озатылачак.
«Элеккечә үк, чакырылыш йөкләмәсен үтәү өчен югары һәм урта һөнәри белемле гражданнарга төп басым ясала - алар 80% тәшкил итәчәк. Бу элек төрле сәбәпләр аркасында чакырылмый калган өлкән яшьтәге гражданнар хисабына тәэмин ителәчәк. Иң сәләтле кешеләр фәнни роталарга җибәреләчәк», - дип сөйләде журналистларга спикер. Шулай итеп, 3344 югары уку йортын һәм 5740 урта махсус уку йортын тәмамлаучыны җибәрү планлаштырыла.
Фәнни роталарга килгәндә, 2015 елдан биредә 34 татарстанлы хезмәт иткән. Быел яз 6 кешене җибәрү планлаштырыла, алар Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендәге роталарга бүленәчәк. «Моннан тыш, 2018 елдан 3 фәнни-җитештерү ротасы эшли. Бу яңа күренеш , дәүләт заказы биремен башкаручы оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре мәнфәгатьләрендәге бурычларны хәл итү өчен формалаштырылган», - дип сөйләде С.Погодин. Биредә үткәрелгән вакытның яртысында хәрби хезмәткәрләр җитештерүгә җәлеп ителә, ә икенче яртысы исә хәрби хезмәткәрләрнең көндәлек эш тәртибеннән аерылып тормый – хәрби, гомумгаскәр һәм башка әзерлек төрләреннән гыйбарәт.
«Чакырылышның төп бурычларыннан берсе-хәрби-хисап белгечлеге буенча әзерләнгән гражданнарны хәрби хезмәт үтү урынына җибәрүнең тулылыгын һәм адреслылыгын тәэмин итү. Дүрт хәрби-учет белгечлекләре буенча 721 белгеч җибәрелергә тиеш. Мондый призывниклар алга таба хәрби хезмәт үтү урынын сайлау өстенлегенә ия. Биредә һава-десант гаскәрләре, Баш разведка идарәсенең махсус билгеләнештәге частьләре , хәрби-диңгез флоты, аеруча диңгез пехотасы зур популярлык казанды», - дип билгеләп үтте С.Погодин.
Казанлылар, Татарстанның башка муниципаль районнарында яшәүчеләр кебек үк, өлешчә Мәскәүдә Президент һәм Преображенский полклары сафларына тупланачак. Шулай итеп, быел әлеге абруйлы бүлекчәләргә республиканың 10 һәм 20 кешесен хезмәткә җибәрү планлаштырыла.
Медицина тикшерүе һәм башка мәҗбүри процедуралар нәтиҗәләре буенча җыелма пунктларда призывниклар обмундированиенең офис комплектлары белән, ә хәрби частьта аларны базалы обундированиенең бөтен сезонга яраклы кыр комплектлары белән тәэмин итәчәкләр. Моннан тыш, һәркемгә шәхси гигиена чаралары, банк карталары биреләчәк, анда ай саен аена 2000 сум, ә ятимнәргә – 3000 сум акча салыначак. Балансны хәрби хезмәткәрләрнең ата-аналары да тулыландыра ала.
С.Погодин журналистларга контракт буенча хезмәт һәм альтернатив гражданлык хезмәте турында сөйләде. Әлеге вариантларның һәркайсы өчен аерым шартлар каралган. Шулай итеп, контракт буенча хәрби хезмәт үтү өчен яшь, белем дәрәҗәсе, сәламәтлек торышы, физик һәм һөнәри әзерлек буенча туры килергә кирәк. Хәрби хезмәткәрләр ала торган өстенлекләр арасында – 20-дән 75 мең сумга кадәр акчалата канәгатьлек, аның күләменә хәрби хезмәткәр үзе, шулай ук аның эш төбәге, түләүсез туклану, кием-салым, медицина ярдәме белән тәэмин итү, гаиләнең бер әгъзасына хәрби хезмәт узучы янына бушлай килү мөмкинлеге белән ел саен түләнә торган түләүле ял, шулай ук 20 ел хезмәт иткәннән соң пенсия алу хокукы йогынты ясый. Контрактчылар өчен тагын бер бонус булып торак белән тәэмин итү тора. Алар тулай торакларда яки хезмәт фатирларында урыннар алалар, ә 6 елдан хезмәт итүчеләр үз торагын ала алалар. Моннан тыш, 3 елдан хәрби хезмәткәрләр конкурстан тыш теләсә кайсы югары уку йортына керә алалар. С.Погодин билгеләп үткәнчә, 2018 елда республикадан 600-дән артык егет сайлап алу процедурасын узган һәм контракт төзегән, шуларның 200-дән артыгы җирле хәрби хезмәткә билгеләнгән.
Көзге чакырылыш кысаларында альтернатив гражданлык хезмәтенә узган ел 13 татарстанлы киткән. Алар Энгельс картлар һәм инвалидлар интернат-йортына, Самара дәүләт көллиятенә, Түбән Новгородта сугыш һәм хезмәт ветераннары пансионатына, Россия почтасына, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Здравушка» реабилитация үзәгенә билгеләнгән иде. Язын 22 кешене җибәрү планлаштырыла. Хәрби хезмәткә чакырылучы мондый форматта хезмәт үтү өчен армиягә чакырылганчы ярты ел алдан хәрби хезмәт итү аның инануларына яки диненә каршы килүен нигезләп күрсәтергә тиеш. Бу очракта хезмәт итү срогы 18-дән 21 айга кадәр вакытны тәшкил итә һәм иң күп хезмәт таләп иткән һәм абруйлы булммаган эшләрдә уза.
Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның язында Казанда чакырылыш комиссияләренә 4532 кеше чакырылырга тиеш, шуларның 3000-нән артыгы – югары уку йортларында белем алу, 850-дән артыгы - башка нигезләр буенча хезмәтне кичектерү хокукына ия. РФ Кораллы Көчләре сафына гражданнарны җибәрү йөкләмәсе Казан өчен 660 кешедән гыйбарәт: Вахитов һәм Идел Буе районнары буенча - 178 кеше, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары буенча - 165 кеше, Совет районы буенча – 170 кеше, Киров һәм Мәскәү районнары буенча – 147 кеше.