Россиядә бер тәүлек эчендә COVID-19 белән авыруның 24 меңнән артык яңа очрагы теркәлгән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче гыйнвар). Татарстанда 95 яңа COVID-19 авыруы теркәлгән, шуларның өчесе – читтән кайтучыларда, калганнары контактлылар. 29 кеше хастаханәгә озатылган, 66 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында ике балигъ булмаган бала бар, 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 16 кеше, 26 кеше - 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 15 кеше - 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 20 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 14 кеше - 70 яшьтән 80 яшькә кадәр, бер кеше - 80 яшьтән 90 яшькә кадәр һәм 90 яшьтән өлкәнрәк.
52 кеше - Казанда, 7 кеше - Нурлат районында, 6 кеше - Лениногорск районында, 5 кеше - Буа районында, 4 кеше - Түбән Кама районында, 3 кеше - Әгерҗе һәм Яшел Үзән районнарында, икешәр кеше - Яр Чаллыда, Арча һәм Чистай районнарында, берешәр кеше - Аксубай, Актаныш, Алабуга, Кайбыч, Кама Тамагы, Менделеевск, Минзәлә, Яңа Чишмә һәм Тукай районнарында яши.
5-нче гыйнварга Татарстанда барлыгы 13 мең 728 COVID-19 авыру очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 10 мең 821 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 23 – узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. 4-нче гыйнварга булган мәгълүматларга караганда, республикада коронавирустан 198 үлем очрагы теркәлгән.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлек эчендә 24 мең 246 яңа авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 3 млн 284 мең 384 кеше авырган, 2 млн 662 мең 668 кеше сәламәтләнгән, 59 мең 506 кеше үлгән.