В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
26 казанлыда COVID-19 табылган.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы сентябрь). Татарстанда 51 яңа СОVID-19 авыруы очрагы теркәлгән, шуларның 3-се читтән кертелгән, калганнары элемтә аша. 22 кеше хастаханәгә озатылган, 29-ы өйдә дәвалана.
Авыручылар арасында 26 кеше – Казанда, 16 кеше – Чаллыда, 2 кеше – Тукай районында, берәр кеше – Актаныш, Алексеевск, Бөгелмә, Алабуга, Яшел Үзән, Түбән Кама һәм Питрәч районнарында яши.
16-нчы сентябрьгә Татарстанда 26 мең 264 СОVID-19 авыруы очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 22 мең 835 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 28 – узган тәүлектә. Республикада 1 млн 49 мең 841 кеше вакцинацияләнгән (үсеш – тәүлегенә 3450 кеше), шулардан 905 мең 687 татарстанлы икенче прививка алган.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлегенә 19 мең 594 яңа авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 7 млн 214 мең 520 авыру очрагы ачыкланган, 6 млн 452 мең 398 кеше сәламәтләнгән, 195 мең 835 кеше үлгән.