В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Көндезге җыештыруга 267 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы декабрь). Бүген Казанда урамнарны кардан чистарту өчен 509 юл эшчесе һәм 267 берәмлек махсус техника, шул исәптән 53 катнаш юл машинасы, 74 трактор щеткасы, 51 үзбушаткыч, 41 фронталь төягеч, 35 «Барсик» минитөягече һәм башка техника чыкты.
Кар чыгару Батурин, Бауман, Бигичев, Большая Красная, Бондаренко, Ботаника, Бутлеров, Вишневский, Волков, Габишев, Гафури, Глушко, Дальняя, Достоевский, Дубравная, Журналистлар, Зорге, Ипподром, Фатыйх Кәрим, Качалова, Коротченко, Кремль, Лесгафт, Мәрҗани, Маркс, Назарбаев, Насыйри, Павлюхин, Парин, Пушкин, Ротор, Садыйкова, Сәетгалиев, Академик Сахаров, Такташ, Ташаяк, 2 нче Тура, Тэцевская, Фучик, Халев, Халитов, Чехов, Шаляпин урамнары участогыннан, шулай ук Ибраһимов проспектыннан, Киров дамбасы, Оренбург һәм Себер трактларыннан, Җиңү паркы, Ирек мәйданы һәм башка участоклардан башкарылачак, дип хәбәр иттеләр Тышкы төзекләндерү комитетында.
Исегезгә төшерәбез, Казанда кар чистарту мәсьәләләре буенча кайнар линия телефоннары эшли. KZN.RU порталында бастырылган район администрацияләре телефоннары буенча да, «Ачык Казан» сервисы аша да мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Рөхсәтсез кар ташлау фактлары турында хәбәрләр ТР Экология министрлыгында кабул ителә.