2019 елдан финанс ярдәменең гомуми суммасы 17 дән 28 млн сумга кадәр артты
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче октябрь, Юлия Летникова). Быел олимпиадаларга мәктәп укучыларын әзерләгән өчен 501 укытучы грант алды – бу 2019 елга караганда 138 гә күбрәк. Финанс ярдәменең гомуми суммасы да арткан: 17 дән 28 млн сумга кадәр. Бу хакта Башкарма комитетта узган аппарат киңәшмәсендә Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, шәһәр грантларыннан тыш, укытучылар республика бүләкләрен дә ала. Татарстанда ел саен эштәге казанышлары өчен иң яхшы педагогларга премия бирү конкурсы үткәрелә. Быел аны республиканың 33 белгече алды, шуларның 18 е – Казан укытучылары.
«Хезмәттәшләрнең тырышлыгы һәм максатчанлыгы ел саен RAEX тикшеренү агентлыгы рейтингларында да билгеләп үтелә. Казанның гомуми белем бирү учреждениеләре ел саен иң яхшылар рәтендә күрсәтелә», – дип билгеләп үтте спикер һәм рейтинглар мәгълүматларын китерде.
Конкурентлык сәләте буенча Россиянең топ-200 мәктәбенә ТР башкаласының сигез учреждениесе керде. Россиянең әйдәп баручы югары уку йортларына укырга керүчеләр саны буенча иң көчле 300 мәктәп исемлегенә шәһәрнең тагын алты мәгариф учреждениесе эләккән. Татарстанның шундый ук рейтингында Казанның тагын 15 мәктәбе бар. Идел буе федераль округының иң яхшы егерме белем бирү учреждениесе арасында – Казанның дүрт учреждениесе. «Безнең мәктәпләр шулай ук иң яхшы социаль-гуманитар, техник һәм медицина мәктәпләре арасында да билгеләнде. Рейтингта дүрт лицей һәм дүрт шәһәр гимназиясе тәкъдим ителде», - дип өстәде Ирек Ризванов.
Укытучының профессионализмының төп күрсәткече – аның укучыларының уңышы. Мәгариф идарәсе башлыгы искәрткәнчә, Бөтенроссия укучылар олимпиадасында призерлар саны буенча Казан Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан соң өченче урында тора, ә 100 мең кешегә тигән дипломнар нисбәтен чагыштырганда, Татарстан Республикасы башкаласы – икенче урында.
Ел саен Казанның мәгариф командасы илнең башка шәһәрләреннән һәм төбәкләреннән укытучылар белән тулылана. Соңгы биш елда башкалага 1305 укытучы күченде, аерым алганда, 146 нчы лицейның башлангыч сыйныфлар укытучысы Валентина Варламова. Узган ел «Педагогик дебют» бөтенроссия конкурсында әлеге учреждение директоры белән танышкан, Казан белән кызыксынган һәм Якутиядән күченгән. Хәзер Валентина социаль челтәрләр алып бара, анда ТР башкаласында педагогларның эше турында сөйли.
Ирек Ризванов ассызыклаганча, Казан мәктәпләре укытучылары даими рәвештә үз күнекмәләрен яхшырта. Ел дәвамында алар өчен семинарлар, тренинглар һәм төрле өлкәләрдән спикерлар белән лекцияләр үткәрәләр. Шул ук вакытта кире элемтәгә игътибар бирелә, укытучылар соравы буенча активлыкларны алыштыралар.
Фото: Марат Мөгыйнов