Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.03.2022, 17:38

55 нче Казан чаңгы марафонында илнең төрле төбәкләреннән 500 спортчы катнашты

Җиңүчеләр үзара 500 мең сум күләмендәге приз фондын бүлеште.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче март, Дмитрий Никитин). 12 нче мартта «Локомотив» стадионында узган 55 нче Казан чаңгы марафонында 500 спортчы катнашты. Татарстан башкаласына илнең төрле төбәкләреннән һәм шәһәрләреннән, шулай ук якын чит илләрдән чаңгычылар килде.

Ир-атлар арасында 50 километрлы марафонда Пермь спортчысы Рауль Шакирҗанов җиңү яулады. Икенче һәм өченче урыннарны Татарстан чаңгычылары Денис Катаев һәм Нияз Таипов алды. Хатын-кызлар арасында шундый ук дистанциядә Татарстаннан Лариса Рясина җиңүче булды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан спортчылары бөтен пьедесталны да яуладылар – көмешне Мария Давыденкова алды, бронзаны Рамилә Вәлиева яулады.

25 километрлык ярыммарафонда Татарстан спортчысы Алмаз Таиповка тиңнәр булмады, ул Чуашстан спортчысы Павел Охотниковны 5 секундка узып китте. Бронзаны Мурманск өлкәсеннән Денис Колованов алды. Ярыммарафонда чаңгычылар арасында Чуашстаннан Валерия Архипова җиңүче булды, икенче урында – Татарстан спортчысы Елена Дектерева, өченчедә – Мәскәүдән Мария Соболева.

17-18 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында 25 км дистанциягә чаңгыда йөрү ярышында Якутиядән Алексей Распутин һәм Түбән Новгород өлкәсеннән Маргарита Косарева җиңүче булды.

5 километрга йөгерүдә Улугбек Вайисов һәм Светлана Сидорова җиңү яуладылар. Ике спортчы да Татарстан данын яклады.

Финишка кадәр килгән һәр спортчыны да ярышларда катнашучының истәлекле медале белән бүләкләделәр. Ә ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар үзара 500 мең сум күләмендәге турнир приз фондын бүлештеләр. 50 километрга чаңгыда йөгерүдә җиңүчеләр – 60 мең сум, ә икенче һәм өченче урыннарны алган спортчылар 45 һәм 30 мең сум акча алдылар. Моннан тыш, финал беркетмәсенең беренче 10 урынын алган спортчылар акчалата призга ия булды, дип хәбәр иттеләр Казанның Физик культура һәм спорт комитетында.

Исегезгә төшерәбез, март аенда Казанда тагын ике чаңгы ярышы узачак, стартлар 19 нчы һәм 20 нче мартка планлаштырылган.

Барлык ярышларга да онлайн-форма ярдәмендә теркәлергә мөмкин, ул kzn.ru порталының «Спорт чаралары» бүлегендә түбәндәге сылтама буенча Казанның Физик культура һәм спорт комитеты сайтында урнаштырылган.

Барлык яңалыклар