Ломжа һәм Сахаров урамнарына челтәр урнаштыру өчен терәкләр куелды.
Фото: «Метроэлектротранс» МУП
(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче октябрь). Узган атнада Казанда Сәлимҗанов урамында – Миңнуллин урамыннан яңа IT-паркка кадәрге участокта – 500 метр элемтә чыбыкларын алыштырдылар. Шулай ук белгечләр 1 нче һәм 2 нче номерлы троллейбус деполары йөртүчеләре җиткергән җитешсезлекләрне бетерделәр. «Метроэлектротранс» МУП трамвай һәм троллейбусларның өзлексез хәрәкәтен тәэмин итү эшләрен дәвам итә.
Шул ук чорда Ломжа урамындагы яңа әйләнгеч юлда һәм Сахаров урамында алга таба челтәр урнаштыру өчен 7 яңа терәк урнаштырылды. «Бакчалар» борылыш боҗрасында эшчеләр булган җитешсезлекләрне бетерделәр. Моннан тыш, әлеге участокта элемтә челтәре кисешү җайланмасы алыштырылачак.
Көн саен хезмәт хезмәткәрләре контакт челтәрен, кабель линияләрен һәм подстанцияләрне тиешле хәлдә тоталар. Кайбер участокларга финанслар таләп ителә: 306,5 км контакт челтәренең 125 км тузган – ремонтка 533 млн сум кирәк, 90 км кабель линияләренең 30 км тузган – якынча 211 млн сумлык капиталь ремонт таләп ителә, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» МУП матбугат хезмәте.