Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.06.2022, 18:03

500 казанлы «Ярмәк вагы» татар биюен өйрәнде

«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының җәйге сезоны хореографик мастер-класс белән башланып китте.

Фото: Казан Башкарма комитетының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге

(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче июнь). 2 нче июньдә Кабан күле яр буенда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының җәйге сезоны бию мастер-классыннан башланды. Беренче дәрескә 500 кеше килде, алар «Ярмәк вагы» татар биюен өйрәнделәр.

Мастер-класс әлеге биюгә багышланган перформанстан башланды, анда халыкара конкурслар һәм фестивальләр лауреаты, халык биюе хореографы Сәидә Миннебаева һәм фламенко бию остасы, хореограф Гөлсинә Галимуллина катнашты. Шуннан соң ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты Владислав Уткин, халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреаты, телевизион бию тамашасында катнашучы, «Казан» бию ансамбленең әйдәп баручы солисты Рамазан Җамалетдинов уздырган дәрес булды.

Хореографлар татар биюенең бер төре генә булуы турындагы фикерне кире какты. «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты ярдәмендә без аның төрлелеген күрсәтергә телибез. Шуңа күрә без Самара өлкәсенең Ярмәк авылында барлыкка килгән ритмик биюне тәкъдим иттек», – дип аңлатты С.Миннебаева һәм «Ярмәк вагы»ның килеп чыгышы турында үз риваятьләре булуын, аның хәрәкәтләре традицион татар биюеннән аерылып торуын билгеләп үтте.

Бу биюне безгә Самара өлкәсе Ярмәк авылының «Ак каен» фольклор ансамбле җитәкчесе Наил Галимуллин өйрәтте. Без әлеге биюне зур сәхнәгә чыгарырга булдык», - дип сөйләде В.Уткин. Аның сүзләренә караганда, барлык профессиональ биючеләр дә бу биюне дөрес башкара алмый, бу аның катлаулылыгы һәм башкарган вакытта тыпырдату кирәклеге белән бәйле. Хәтта өч минут эчендә дә аяклар нык арый: зур физик түземлек кирәк. «Концертларда «Ярмәк вагы»н башкарабыз, тамашачылар аны бик җылы кабул итә, бу безнең ансамбльнең визит карточкасы», - дип уртаклашты балет артисты.

Р.Җамалетдинов фикеренчә, «Ярмәк вагы»н заманчалаштыру биюне популярлаштыруга ярдәм итәчәк. «Иң мөһиме – ата-бабаларыбыз традицияләрен саклап калу һәм аларны киләсе буынга тапшыру. Без моның өчен тырышабыз», - дип ассызыклады «Казан» ансамбленең әйдәп баручы солисты.

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектын массалар сәнгате дип атады аның инициаторы, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова . «Кешеләр бу чараны көтте: быел бирегә махсус килгән кешеләр күп. Казан халкын бер зур мәйданда җыю, татар телен, татар биюен тантана итү – безнең өчен зур шатлык. Самара өлкәсендә туып-үскән кызның бу чарада катнашуы, аның мастер-класс турындагы ихлас тәэсирләре – бәяләп бетергесез күренеш. Болар барысы да безнең фольклорны саклауга үз өлешебезне кертүебез турында сөйли», - диде Г.Сәгыйтова.

Өйрәтү гитарачы Айдар Габдрәхимов һәм баянчы Рөстәм Шәфигуллин башкаруындагы тере музыка белән үрелеп барды, перкуссиядә Эрик Марковский уйнады.

Исегезгә төшерәбез, «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты шәһәр паркларында һәм скверларында үткәрелә торган татар телендәге спорт һәм иҗат дәресләрен берләштерә. Мастер-класслар июньнән сентябрьгә кадәр үткәреләчәк. Киләсе мастер-класс 15 нче июньдә Кабан күле яр буенда узачак, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегендә. Теләгән һәркемне чечетка биергә өйрәтәчәкләр. Проект чаралары бушлай уздырыла.

Узган елгы җәйге сезонда проектның 14 дәресе узды, анда 550 кеше булды. Шәһәрнең алты җәмәгать киңлегендә – Түбән Кабан күле яр буенда, «Ак чәчәкләр» бульварында, Горький исемендәге, Урицкий исемендәге һәм «Черек күл» паркларында һәм Фучик урамындагы бульварда казанлылар йога, сулыш алу практикалары белән шөгыльләнделәр, импровизация биюләре һәм башка юнәлешләр буенча мастер-классларда булдылар.

Барлык яңалыклар