Шәһәрлеләр өчен концерт, конкурслар һәм уеннар белән күңел ачу программасы әзерләнгән иде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче гыйнвар). Яңа елны саф һавада – «Казан» гаилә үзәге янында һәм «Черек күл» паркында Татарстан башкаласының 50 мең кешесе һәм кунаклары каршы алды. Шәһәрлеләр өчен концерт, конкурслар һәм уеннар белән күңел ачу программасы әзерләнгән иде, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.
Төп кышкы бәйрәм Касә янында 31-нче декабрь 22.00 сәгатьтә башланды һәм 1-нче гыйнвар 3.00 сәгатьтә тәмамланды. Быел үзәк шәһәр чыршысы урнаштырылган мәйданчыкта тамашачыларны Казанның иҗат коллективлары һәм «Халык караокесы» шәһәр конкурсында җиңүчеләр чыгышлары белән концерт программасы көтте. Барлык теләүчеләр конкурсларда һәм уеннарда катнаша, шулай ук Россия Президенты һәм Татарстан Президентының Яңа ел мөрәҗәгатьләре белән видеотрансляцияләрне карый алды.
«Черек күл» паркында Яңа елны бәйрәм итү 22.00 сәгатьтә «Карнавальная ночь» фильмын күрсәтүдән башланды һәм шулай ук 1-нче гыйнвар 3.00 сәгатькә кадәр дәвам итте. Биредә теләге булган һәркем тимераякта шуа, кышкы уеннарда катнаша һәм бүләкләр ала алды.
Исегезгә төшерәбез, Яңа ел каникуллары ахырына кадәр Казанның җәмәгать киңлекләрендә «Паркларда кыш» программасы кысаларында чаралар дәвам итә. Якын көннәрдә Татарстан башкаласында нинди вакыйгалар узачагы турында тулырак мәгълүмат белән «Казанда яңа ел – 2020» бүлегендә танышырга була.