В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җинаятьчеләр банк хезмәткәрләре кыяфәтендә ир-атка җыйган акчаларын алар әйткән счетка күчерергә киңәш иткән.
Фото: Марат Мугинов
25-нче май көнне ир-ат «Япеев» полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткән. Хокук саклау органнары хезмәткәрләренә ул 22-нче май көнне аның телефонына банк хезмәткәре булып таныштырган ят кешедән шалтырату керүе турында сөйләгән. Җинаятьче зыян күрүчегә аның банк картасыннан акча күчерергә тырышулары, шуңа күрә барлык булган акчаны «куркынычсыз счетка» күчерергә кирәклеге турында әйткән. Ир-ат аталган счет номерына 421 мең сум акча җибәргән.
Өч көннән соң гариза бирүчегә янә банкның ялган хезмәткәре шалтыраткан һәм акча урларга маташкан җинаятьчеләрне тотканнар дип хәбәр иткән. Әмма аларны тулысынча фаш итү өчен янәсе «эксперимент» үткәрергә кирәк. Моның өчен ир-атка 200 мең сумлык кредит алырга һәм бөтен сумманы билгесез счетларга җибәрергә кирәк булган. Шалтыратучы бу гамәлләр «каракларны» ачыкларга ярдәм итәчәк, дип ышандырган. Әмма акча күчергәннән соң ир-ат шалтыратучылар белән элемтәсен югалткан һәм үзенең алданган булуын аңлаган.
Әлеге факт буенча тикшерү органнары «Караклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. «Япеев» полиция бүлегендә тикшерү бара, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Хокук саклау органнары хезмәткәрләре казанлыларны таныш булмаган затлардан килгән бөтен мәгълүматны яңадан тикшерергә чакыра. Таныш булмаган кешеләргә үзләренең банк карталары һәм счетлары турында мәгълүмат бирергә, билгесез счетларга акча күчерергә ярамый. Караклар тозагына эләккән кешеләрдән кичекмәстән «02» яки «112» телефоннары буенча полициягә мөрәҗәгать итүләрен сорыйлар.
Дистанцион караклыкның иң киң таралган схемалары турында сылтама буенча укырга мөмкин.