Казан паркларында һәм скверларында бәйрәм яңа ел программасы дәвам итә.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче гыйнвар). Казанның паркларында һәм скверларында бәйрәм яңа ел программасы дәвам итә. 5-нче гыйнварда шәһәр халкын керлинг буенча күнегүләр, чаңгы ярышлары, «Кыш студиясе» музыкаль платформа-сәхнәсе һәм башкалар көтә.
11.00 сәгатьтә Аккош күлендә чаңгы ярышлары уза.
12.00 сәгатьтә теләүчеләр «Крылья Советов» паркында «Күңелле стартларга» кушыла ала.
14.00 сәгатьтә «Ак чәчәкләр» бульварына «Кыш студиясе» музыкаль платформа-сәхнәсе «Пеликан» театры белән киләчәк. Соңрак, 17.00 сәгатьтә ул Урицкий исемендәге паркка күчәчәк, монда You catch coverk кавер-төркеме чыгыш ясаячак.
«Континент» паркында 15.00 сәгатьтә Казан театр училищесы студентлары тарафыннан Мәскәү театры режиссерлары белән берлектә оештырылган «Кар бабайлар» спектакле күрсәтеләчәк. Ә Аксенов исемендәге скверда бу вакытта яңа ел мультфильмнары күрсәтеләчәк.
16.00 сәгатьтә «Казан» гаилә үзәге һәм Мир урамындагы паркта «Оперение» театр студиясеннән урам спектакле күрсәтеләчәк.
18.00 сәгатьтә «Черек күл» паркында керлинг буенча тренировка, ә Горки-Әмәт урманында бәйрәм концерты уздыру планлаштырыла.
Исегезгә төшерәбез, Яңа елга Казанда 65 чыршы шәһәрчеге әзерләнгән, бәйрәм мәйданчыклары шәһәрнең һәр районында оештырылган. Казанлылар өчен Яңа ел көннәрендә ачык һавада 130 чара уздырылачак.
KZN.RU порталында Яңа елга багышланган махсус бүлектә барлык кирәкле мәгълүматны табарга һәм бәйрәм ялларына афиша белән танышырга мөмкин. Афишадан тыш, биредә шулай ук шәһәр бәйрәм мәйданчыклары, Яңа ел чыршылары һәм боз шәһәрчекләре, чаңгы базалары һәм шугалаклар, прокат пунктлары һәм башкалар турында тулырак белергә була.