Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.08.2024, 10:24

5 мең татарстанлы инвалидлык буенча проактив режимда түләүләр алачак

Пенсияләр банк яки Россия почтасы аша китерелә

Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге проактив режимда – учреждениегә мөрәҗәгать итмичә – төбәктә яшәүче 5 мең кешегә инвалидлык буенча пенсия билгеләде.

Проактив рәсмиләштерү инвалидлык буенча иминият һәм социаль пенсия һәм аңа социаль түләү гражданинны инвалид дип таныган көннән, федераль реестр (ИФР) мәгълүматлары нигезендә, РФ Социаль фондының төбәк бүлегенә раслаучы белешмәләрне тапшырмый гына билгеләнүне күздә тота. Шул ук вакытта пенсионерга пенсия рәсмиләштерү турында гариза да бирергә кирәкми.

«Бу – түләүләрне билгеләүне тизләтү һәм инвалид гражданнарга социаль ярдәм чараларын күрсәтүне гадиләштерү, аларны документлар җыюдан һәм килүдән азат итү өчен эшләнә. Шуның нәтиҗәсендә карар РСФ төбәк бүлегенә инвалидлык турында мәгълүмат кергән көннән алып, биш эш көненнән дә соңга калмыйча кабул ителә», – дип билгеләде РСФ бүлекчәсенең ТР буенча идарәчесе Эдуард Вафин.

Проактив түләүләр банк яки Россия почтасы аша китерелә. Әгәр кеше элегрәк Татарстан буенча РСФ бүлекчәсеннән бернинди түләүләр дә алмаган икән, аңа пенсияне дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша, РСФ бүлекчәсенең клиент хезмәтендә яки КФҮ аша китерү ысулын сайларга кирәк. Моны шәхсән яки законлы вәкил аша эшләргә мөмкин.

Консультацияне социаль фондның ТР буенча бүлекчәсенең бердәм контакт-үзәге телефоны буенча алырга була: +7 (800)100-00-01, дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Барлык яңалыклар