В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Көндез һава +24 градуска кадәр җылыначак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче сентябрь). Киләсе тәүлектә Казанда явым-төшемсез, алмашынучан болытлы һава саклана. Көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан урта тизлектә җил исәчәк. Төнлә суыта – һава температурасы +10-12 градус тәшкил итәчәк. Көндез һава +22-24 градуска кадәр җылыначак.
Татарстан буенча шулай ук алмашынучан болытлы һава көтелә, көндез һава температурасы 19-24 градус тәшкил итәчәк, төнлә – 7-12 градус, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.