В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Башлану вакыты 9:00 сәгатькә планлаштырылган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче октябрь). 5-нче октябрьдә Ратушада дүртенче чакырылыш Казан шәһәре Думасының IX сессиясе була. Утырыш 9:00 сәгатькә планлаштырылган.
Киләсе сессиянең көн тәртибендә 10 сорау бар:
Казан шәһәрендә торак сәясәтен гамәлгә ашыру турында;
«2021 елга һәм 2022-2023 еллар план чорына Казан шәһәре муниципаль берәмлеге бюджеты турында» Казан шәһәр Думасы карарына үзгәрешләр кертү хакында;
«2022 елга Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен гражданнар тарафыннан кертелә торган түләү күләмен үзгәртүнең иң чик (максималь) индекслары турында» Татарстан Республикасы Президенты Указы проектын килештерү хакында;
Казан шәһәре муниципаль берәмлегендә инициатив проектлар турында;
«Казан шәһәрендә территориаль иҗтимагый үзидарәне оештыру тәртибе турында» Казан шәһәр Думасы карарына үзгәрешләр кертү хакында;
Казан шәһәр Думасының «Казан шәһәре территориясендә гражданнарның җыелышларын һәм конференцияләрен билгеләү һәм уздыру тәртибе турында» карарына үзгәрешләр кертү хакында;
Казан шәһәре Думасының «Казан шәһәрендә гражданнар арасында билгеләнү һәм сораштыру үткәрү тәртибе турындагы» карарына үзгәрешләр кертү хакында;
Территориаль иҗтимагый үзидарәләрнең чикләрен билгеләү турында;
Оештыру мәсьәләләре;
Төрлеләр.