Хәзерге вакытта КХЛның көнчыгыш конференциясендә «барслар» үз күршеләреннән алда бара.
Фото: «Ак Барс» ХК
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче октябрь). 5-нче октябрьдә Казанның «Ак Барс»ы Уфаның «Салават Юлаев»ына каршы үз кырында көрәшәчәк. Уен гадәттәгечә «Татнефть-Арена»да узачак, ул 19.00 сәгатьтә башлана.
Хәзерге вакытта континенталь хоккей лигасының көнчыгыш конференциясендә «барслар» үз күршеләреннән алда бара. Казан клубы турнир таблицасында 12 матчта 17 очко эшләп, икенче урынны алып тора. «Салават Юлаев» уенчылары бер баскыч аста – аларның арсеналында 16 очко, дип хәбәр ителә «Ак Барс» ХК сайтында.