Хәрәкәт чикләүләр 18.00 сәгатьтән төн уртасына кадәр дәвам итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче май). 5 май көнне Казанның кайбер урамнарында транспорт хәрәкәте чикләнә. Бу Җиңү парадының репетициясе һәм хәрбиләр йөрешен кабалау белән бәйле. Тиешле карарлар шәһәр Башкарма комитеты тарафыннан кабул ителде (2018 елның 3-нче апреленнән 1285 номерлы һәм 2018 елның 25-нче апреленнән 1688 номерлы карарлар).
5 май 18.00 сәгатьтән төн уртасына кадәр транспорт хәрәкәте түбәндәге урамнарда чикләнә:
Меңьеллык мәйданында, шул исәптән Бауман урамында Профсоюз урамыннан Батурин урамына кадәр;
Цирк һәм Үзәк стадион арасындагы юлда;
Декабристлар урамында, Меңьеллык мәйданыннан С.Хәким урамына кадәр;
Декабристлар урамында, Комсомол урамыннан Меңьеллык мәйданына кадәр;
Кремль яр буе урамында;
Сул як Болак урамында, Меңьеллык мәйданыннан Чернышевский урамына кадәр;
Уң як Болак урамында, Меңьеллык мәйданыннан Чернышевский урамына кадәр;
Ташаяк урамында, Мәскәү урамыннан Меңьеллык мәйданына кадәр;
7, 8, 9, 10 һәм 11 май көннәрендә хәрәкәт чикләнү турында KZN.RU порталында басытырлган иде.
Май бәйрәмнәрендә һәм ял көннәрендә шәһәр җәмәгать транспорты хәрәкәте дә үзгәрә.